Новости автора - Зөһрә Гайнуллина
-
Мәктәп укучылары Әлифбага рәхмәт белдерделәр
Югары Ослан урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән «Рәхмәт сиңа, Әлифба!» чарасы узды. Балалар үзләрен укырга өйрәткән беренче мәктәп китабы белән саубуллаштылар.
-
Балалар “бал икмәге” серләрен ачтылар
Безнең календарьда нинди генә бәйрәмнәр очрамый. 21 апрельдә Халыкара прәннек көне билгеләп үтелә.
-
Татар Борнашында экологик проблемаларны чишәргә өйрәнделәр
Авыл мәдәният йортында яшүсмерләр өчен » Эко-киләчәк: Үзеңнән башла!» мәгълүмати чара узды. Ул яшьләрнең игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүгә, һәр кешенең шәхси гамәлләренең әйләнә-тирә мохит торышына ничек йогынты ясавын күрсәтүгә һәм балаларны табигатьне саклау буенча адымнар ясарга рухландыруга юнәлдерелгән иде.
-
Татарстанда «Кызыл канәфер» акциясе башланды
Татарстанда «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе старт алды. Ул инде унберенче тапкыр «Буыннар хәтере» хәйрия фонды инициативасы буенча уза.
-
Кызыл Байракта Россия халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар
2026 елның 18 апрелендә бөтен Россия буенча инде 15 нче тапкыр «Китапханә төне-2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында ел саен үткәрелә торган «Китапханәдә- эңгер-меңгер чак-2026» чарасы узды.
-
Татарстанда “Чиста урманнар” акциясе старт ала
20 апрельдән 20 июньгә кадәр республикада урман фондын массакүләм җыештыру узачак. Ирекле теләүчеләр чүп-чарларны, корыган һәм ауган агачларны җыячак, шулай ук ял итү урыннарын тәртипкә китерәчәкләр. Узган ел акциядә утыз мең кеше катнашкан.
-
Яр Буе Морквашы мәктәбе «Россия суы» акциясенә кушылды
Яр Буе Морквашы мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Россия суы» бөтенроссия экология акциясендә актив катнаштылар. Ял көннәрендә сулык ярларын чистартуга һәм су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән чара узды.
-
Печищеда геноцид корбаннарын искә алдылар
Югары Ослан районында Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды.
-
Макылда район тарихына виртуаль сәяхәт ясадылар
Татар Макылы китапханәсе яшьләрне Югары Ослан районының 95 еллыгына багышланган, Халыкара тарихи урыннар һәйкәлләре көненә багышланган мавыктыргыч чарага чакырды. Программада - мавыктыргыч виртуаль тур, ул туган як тарихына яңача карарга мөмкинлек бирде.
-
Балаларга цифрлы куркынычсызлык буенча «зарарлы киңәшләр» бирделәр
Шеланга урта мәктәбендә «Цифрлы ликбез» проекты кысаларында, бишенче нче сыйныф укучыларына укытучы Гөлшат Сиченкова һәм Яңа Юл авылы мәдәният хезмәткәре Сәрия Ефимова «Цифрлы куркынычсызлык турында зарарлы киңәшләр» дәресе үткәрделәр.
-
Районда “Тукайны бергәләп укыйбыз” акциясе дәвам итә
Татарстан Республикасында игълан ителгән Габдулла Тукай елы кысаларында язучыга 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт алды. Әлеге проектның төп максаты - Тукайның татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән бай шигъри мирасын уку һәм өйрәнү.
-
«Каенкай» балалары экологик белемнәрен ныгыттылар
Экологик белем - экология буенча тәрбия нигезе ул. Балаларда кеше турында, табигатьнең бер өлеше буларак, һәм аның тормышы һәм сәламәтлеге табигать торышына бәйле дигән төшенчәләр формалаша. Баланың хисләре экологик тәрбия, теләктәшлек, тере организмнар турында кайгырту, гаҗәпләнү, кайгыру, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрү белән тыгыз бәйләнгән.
-
Вахитта Хисам Камал иҗаты белән таныштылар
«Сердәш» клубы әгъзалары өчен «Актив озын гомер» программасы кысаларында Вахит авыл китапханәсендә күренекле язучы Хисам Камалның юбилеена багышланган «Хисам Камал әсәрләрендә сугыш кайтавазы» әдәби сәгате үткәрелде. Хисам Камал - быел 100 яшен тутырган татар язучысы.
-
Гимназиядә музей хезмәткәрләре Батырлык дәресе үткәрде
Гимназиядә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде. Чара “Туган якны өйрәнү” музее тарафыннан оештырылды һәм Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклауга багышланды.
-
Югары Ослан районында язгы кыр эшләре башланды
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында беренче мөһим эш булып дым каплау яки тырмалау тора. Аны туфрак «өлгерү» белән үткәрәләр: шул рәвешле җирдәге кыйммәтле дым саклана һәм җир яңа уңышка әзерләнә.