Мәмәтхуҗада коррупция турында ачыктан-ачык сөйләштеләр
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында коррупциянең актуаль проблемасына багышланган әңгәмә булды. Оешманың сәнгать җитәкчесе Зөлфия Миндубаева очрашуны тере диалог форматында оештырды.
Әңгәмәдә катнашучылар коррупция бүгенге Россиядәге иң кискен һәм көнүзәк проблемаларның берсе булып кала, кичекмәстән хәл итүне таләп итә дигән фикергә килделәр. Коррупция вазыйфаи затларның үз вәкаләтләреннән һәм хокукларыннан шәхси максатларда явызларча файдалануыннан гыйбарәт, бу турыдан-туры кануннарны бозу булып тора, дип ассызыкланды. Диалог барышында коррупция күренешләренең барлыкка килү сәбәпләре каралды, шулай ук ил хөкүмәте тарафыннан әлеге күренешкә каршы тору өчен күрелә торган чаралар турында сөйләшенде. Һәр катнашучының үз фикерен әйтү һәм бу мәсьәлә буенча шәхси позициясен билгеләү мөмкинлеге булды.
Коррупциягә каршы көрәшнең актив алып барылуы һәм җитди характерда булуы аеруча сөендерә, бу уңай үзгәрешләргә өмет бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев