Мәктәптә Герой белән очраштылар
Мәктәп укучылары өчен җәйге каникуллар бара. Балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшли. Бу чорга күп кенә чаралар планлаштырылган. Бу күңел ачу, танып белү һәм хезмәт юнәлеше һәм, әлбәттә, патриотик тема да онытылмаган.
Берничә көннән соң 22 июньдә без кайгылы датаны - Бөек Ватан сугышы башлануны билгеләп үтәчәкбез. Бу көннәрдә халык әтиләрне, абый-энеләрне, бабайларны дөньяны фашизмнан саклап калуын искә төшерәчәк. Ә бүген аларның оныклары илебезне махсус хәрби операция зонасында саклыйлар.
Югары Ослан урта мәктәбе укучылары белән очрашуга МХО катнашучысы Эльс Галиев килде. Махсус хәби операциядә ул 2022 елдан бирле. Һәрвакыт, ялда булганда, ул "Хәтер музее”на килә. Һәм, әлбәттә, музейга чираттагы бүләген бирә. Бу юлы балалар алдында чыгыш ясаганда, Эльс Солтан улы фронт тормышы, үзенең полкташлары, яу кырындагы дуслары һәм җиңүгә ышанычы турында сөйләде.
Ә музейга кыйммәтле экспонат бүләк итте: кызыклы мәгълүмат белән Украина хәрбие көндәлеге. Көндәлекне күрсәтүне ФСБ рөхсәт итә. Ул Украина хакимиятенең халыкка каршы хәрби җинаятенең кыйммәтле дәлиле булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев