Октябрьский балалар бакчасында балаларны мәктәп тормышына озаттылар
28 май көнне балалар бакчасында әзерлек төркеме балалары өчен чыгарылыш кичәсе узды.
Чыгарылыш кичәсе - балачактан олылар тормышына «бусага» кебек, бу балалар бакчасында соңгы бәйрәм. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бакча белән саубуллашу гына түгел, ә киләчәк мәктәп тормышына беренче аңлы адым да.
Чыгарылыш бәйрәме җылы, күңелне нечкәрткеч һәм дусларча шартларда узды. Бәйрәм чыгарылыш төркем балаларының тантаналы чыгуы белән башланып китте - балалар ничектер кинәт үсеп киткәннәр: матурлар, җитдиләр, алар мәктәп укучыларына охшап калдылар. Кичәдә алар балалар бакчасында үткәргән елларында алган белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр: җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биюләре белән сөендерделәр. Иртәнге бәйрәмдә чыгарылыш төркем балаларына котлаулар, теләкләр, мәктәпкәчә оешманың хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Күрсәткән талантлары өчен балаларга кубок һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм бер үк вакытта игелекле, күңелле, мәхәббәтле, кайгырту, аерылышудан сагыш һәм яңа тормышка аяк басу шатлыгы белән тулы булды. Алда аларны тагын бик күп яңа һәм мавыктыргыч мизгелләр көтә, әмма бу бәйрәмне балалар гомерлеккә истә калдырачак, чөнки ул мәктәпкәчә яшьтәге балачакның соңгы бәйрәме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев