Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Татар журналистикасы зур югалту кичерә

Татарстанда танылган журналист Радик Сабиров кичә кич, 2 июньдә, 47 яшендә вафат булды. .

Ул «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, журналист һәм филология фәннәре кандидаты. Күп кенә хезмәттәшләре өчен аның үлеме профессионалны югалту гына түгел, ә якын дусты һәм остазының китүе булды.  

 Радик Сабиров 1979 елда Аксубай районында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, филология буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында, «Интертат» интернет-басмасында эшли. 2014 елдан «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан»журналының баш мөхәррире була.

 «Волжская новь " редакциясендә аны тугры дус дип атыйлар иде. Радик Рәшит улы беркайчан да үзенең төпле киңәшләреннән баш тартмады, бигрәк тә «Югары Ослан татарча» проектын башлаганда иң беренче булышчы һәм ярдәмче булды.   

 "Радик Рәшит улы үзенең гомерен яраткан эшенә һәм гаиләсенә багышлаган кеше иде. Ул үз проектлары белән янды, Республика милли көрәш хәрәкәтенә ярдәм итте, балалары белән горурланды һәм әти-әнисенең лаеклы улы иде», - дип уртаклаштылар «Волжская новь» газетасы журналистлары. Алар Радикның барлык туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев