Югары Ослан. Татарча
-
Куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз
Узган ел Татарстанда куркынычсызлык каешын эләктермәү аркасында республиканың 50 кешесе юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды.
-
Шәйхи Маннурның тууына 120 ел
Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйре, язучы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан, Вахит китапханәсендә «Заманга лаек иҗат хәзинәсе» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда авторның әсәрләре тәкъдим ителде.
-
Вахит халкы ветераннар истәлеген саклый
Ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя. Шундый көн дә килеп җитәр, безнең илебездә Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә ветеран да калмас. Ә сугыш турындагы хәтер беркайчанда онытылмаячак, кешелек беркайчан да моңа юл куймаячак.
-
Россиядә автомобильләрне теркәү кагыйдәләре үзгәрә
Үзгәрешләр транспорт чараларын Дәүләт автоинспекциясендә теркәү вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк.
-
Мәмәтхуҗалылар турнирда катнашты
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында өстәл уены буенча «Дженга» турниры булып узды.
-
Югары Ослан районы полициясе яңа бинага күчте
Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр Министрлыгының «Югары Ослан» МО хәбәр иткәнчә, районның барлык полиция бүлекчәләре яңа бинага күчте.
-
Районыбызда Батырлык дәресләре бара
Югары Ослан мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 54 нче Батырлык дәресе үтте.
-
“Каенкай”да юл билгеләре уйлап таптылар
Юл билгеләре булмаган заманча юлларны күз алдына китерүе кыен, алар хәрәкәтне көйләргә ярдәм итә, юлның торышы турында хәбәр итә, куркыныч янавы турында кисәтә.
-
Наркотиклар – ул явызлык
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен наркотиклар куллануга каршы акция үткәрделәр.
-
Октябрьский мәктәбендә сугышчан почмак ачылды
Октябрьский урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Синең белән горурланам - Россия солдаты» дип аталган сугышчан почмак ачылды.
-
Авыл хуҗалыгының сөт җитештерү буенча еллык күрсәткечләре
Терлекчелектәге эшкә йомгаклар ясау күрсәткәнчә, 2024 елда район буенча сөт җитештерү күләме 156990 центнер тәшкил иткән, бу 2023 ел күрсәткеченнән 1047 центнерга (101%) күбрәк.
-
Түбән Осланда кышлаучы кошлар көне узды
Кошлар табигатьнең мөһим өлеше булып тора. Алар - безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Ел саен алар безгә үз канатларында яз алып килә.
-
Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертелә
Әгәр Татарстанда яшәүче өч айдан олырак эт сатып ала икән, аны сатып алганнан соң 30 календарь көн эчендә теркәргә кирәк.
-
Татарстанда яшәүчеләр 1 марттан үз-үзләренә тыю кертә алачак
Үз-үзеңне тыюны (самозапрет) «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
-
13 гыйнвар - Россия матбугаты көне
Матбугат көне - кәгазьдә мәгълүмат йөртүчеләр, вакытлы матбугатны булдыру белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме.