Печищеда “тәмле” очрашу узды
Югары Ослан. Татарча

Печищеда “тәмле” очрашу узды

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, Печище авыл мәдәният йорты мөдире Галина Полякова, мәктәп укытучысы Гүзәл Зиннәтуллина белән берлектә, укучылар белән татар милли ашлары турында әңгәмә үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты: милли ашлар белән танышу аша татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танып-белү кызыксынуын формалаштыру. Ул интерактив формада узып, балаларда мәдәни мирасны хөрмәт итүгә юнәлдерелгән иде. Балалар дәресне тыңлап кына калмадылар, викторинада актив катнаштылар, иллюстрацияләрне - традицион тәм-томнарның сурәтләрен карадылар, тасвирлама буенча ризыкларны атадылар.

Гореф-гадәтләрнең гаилә тарихы белән бәйләнешенә аерым игътибар бирелде: балалар үзләренең өйләрендә пешерелә торган ризыклар турында сөйләделәр

Мондый очрашулар балаларга мәдәният белән якыннанрак танышырга һәм үз халкының гореф-гадәтләре белән кызыксыну уятырга ярдәм итә.


Нет комментариев