Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен дөнья иң мөһим һәм искиткеч бәйрәмне – Әниләр көнен билгеләп үтәчәк.
Әни - җир йөзендә иң гүзәл, матур сүз, бу сабыйның беренче сүзе. Әнинең иң ягымлы, иң назлы куллары бар, алар барлык эшләрне дә белә. Әнинең йөрәге иң тугры һәм сизгер, аның балаларга булган мәхәббәте беркайчан да сүнми.
Бу бәйрәм алдыннан Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасының өлкән группа балалары тәрбиячеләре белән бергә әниләр өчен үз куллары белән стена газетасы әзерләделәр. Һәркем бу плакатка үз җылысын кертергә тырышты. Балалар кулларын кәгазьгә төшереп, чәчәкләр кисеп, йөрәкле плакатка ябыштырдылар. Килеп чыккан учка әниләре белән төшкән үз фотоларын ябыштырдылар. Котлау газетасы кызыклы килеп чыкты. Якынлашып килүче бәйрәм белән сезне сөекле әниләребез!
Нет комментариев