Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Әниләр Көне. Бу көнне һәркем җир йөзендәге иң якын һәм иң кадерле кешегә - әнигә игътибар бирергә, җылылык һәм кайгырту бүләк итәргә тырыша. Бу бәйрәмнең мәңгелек булуы белән бәхәсләшеп булмый. Буыннан-буынга һәр кеше өчен әни - тормышта иң мөһим кеше.
Әниләр көне алдыннан, Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә «Җәннәт – аналарның аяк астында» дигән бәйрәм чарасы узды. Чарада Югары Ослан районының «Салихҗан» мәчете имам-хатыйбы Гали хәзрәт Җиһаншин, мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Гөлшат абыстай Җиһаншина катнашты. Чарага МХОда катнашучыларның әниләре, "Ана даны — Материнская слава" медальләре белән бүләкләнгән әниләр, күп балалы әниләр һәм "Яшь күңелләр" клубы әгъзалары чакырылган иде.
Очрашу алып баручыларның сәламләү сүзләреннән башланып китте, алар әниләр көненең мөһимлеген һәм әниләрнең үз балалары тормышында нинди зур роль уйнавын искә төшерделәр. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, борынгы Русьның гаилә гореф-гадәтләре белән таныштылар, төрле илләрдә әниләр көненең елның төрле вакытында билгеләп үтелүен белделәр. Тик бер генә нәрсә үзгәрешсез кала - ул әнигә мәхәббәт һәм хөрмәт.

"Салихҗан" мәчете имам-хатыйбы Гали хәзрәт Җиһаншин барлык аналарны бәйрәм белән котлады, иң җылы теләкләрен җиткерде. Ватанны саклаучы, бүген Ватанны саклауда хәрби бурычларын намус белән үтәүче лаеклы уллар тәрбияләгән аналарга һәм күп балалы аналарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңыннан файдалы үгет-нәсихәтләр һәм вәгазьләр белән чыгыш ясады. Югары Ослан мөселман хатын-кызлары берлеге җтәкчесе Гөлшат ханым исламда әнинең абруе турында сөйләде. Аннары барысы бергә татар телендә мөнәҗәтләр башкардылар.
Бу көнне Наҗия Гатауллина әниләре турында шигырь язып, үзенең иҗат җимешен барлык әниләргә бүләк итте. Мөдир Гөлназ Фәттахова катнашучылар белән танып-белү викторинасы үткәрде. Авыл китапханәсендә «Әдәбиятта хатын-кыз - ана» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Мәҗлес йомгагы белән МХОда катнашучыларның әниләренә зур булмаган татлы бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм зур өстәл артында дусларча чәй эчү белән тәмамланды. Анда бәйрәмгә килүчеләр күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр, конкурсларда катнаштылар. Очрашу вакыты бик тиз үтеп китте, әниләр, күтәренке кәеф белән, елмаеп, көнүзәк мәшәкатьләрне онытып, өйләренә таралдылар. Бәйрәмне оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Пәйгамбәрнең изге хәдисендә: "Бер яхшы мәҗлес меңләгән начар мәҗлеснең гөнаһларын юып төшерә", - дип әйтелә. Мәҗлесне оештыручылар, килгән кунаклар - кадерле әниләребез, ата-ана батырлыгыгыз, изге мәхәббәтегез, биредә, җирдә, һәм анда, күкләрдә, һәрвакыт безнең янда булуыгыз өчен баш иябез диләр.
Нет комментариев