Югары Ослан районында яшәүчеләр хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыялар.
Районның күпчелек мәчетләрендә МХОда катнашучыларга һәм илнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю бара. Район мөселманнары гуманитар ярдәм җыю өчен берләштеләр. Шушы көннәрдә мөхтәсибәткә Татарстаннан МХОда катнашучыларга матди ярдәм күрсәткәне өчен часть командирыннан Рәхмәт хаты килде.
Барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Илебезгә тынычлык килсен, бу чараларда катнашучыларга күптән көтелгән Җиңү һәм туган якларына, гаиләләренә исәнимин кайту белән Аллаһы Тәгалә фатихасын бирсен. Әмин, дип рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерә район имаммөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин.
Нет комментариев