Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яшь гимназистлар Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булдылар

Югары Ослан гимназиясенең 4 нче сыйныф укучыларының татар төркеме Казан шәһәренең Габдулла Тукай әдәби музеена экскурсиягә бардылар.

Бу балаларның күптәнге хыялы иде. Шагыйребезнең туган көне алдыннан әлеге сәяхәт алар өчен зур бүләк булды.

Музей хезмәткәрләре укучыларны бик җылы каршы алдылар.  Музейның беренче бүлеге - шагыйрьнең балачагы турында. Әлеге бүлектә экскурсияне Апуш – робот алып барды.

Экскурсовод һәр экспозиция, экспонат турында бик тәфсилләп җайлы итеп аңлатты, укучыларның сорауларына җавап бирде, бик күп кызыклы фактлар, истәлекләр турында сөйләде. 

Башкалабыздагы Тукай музеен барып күрү һәркем өчен зур истәлек булып хәтердә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхнеуслонская гимназия Экскурсия музей Тукая