Балалар гөмбәләрнең төрләре белән таныштылар
Югары Ослан. Татарча

Балалар гөмбәләрнең төрләре белән таныштылар

Алтынчы октябрьдә рәсми булмаган экологик һәм танып белү бәйрәме — чебен гөмбәсе туган көне билгеләп үтелә.

Бу көн дөньяда иң танылган гөмбәгә – ак аяклы, ак нокталы һәм җете кызыл  эшләпәле чебен гөмбәсенә багышлана. Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияче Людмила Тимиряева балаларга ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз гөмбәләр турында сөйләде.  Ашарга яраклы гөмбәләрнең исемнәрен һәм алар кайсы урыннарда үсүен истә калдырдылар.

Бу – усак агачы янында үсә торган усак гөмбәсе, каеннар янында үсә торган каен гөмбәсе, шулай ук тулы бер гаилә булып үсә торган майлы һәм баллы гөмбәләр. Ләкин аеруча игътибарны чебен гөмбәсенә тукталдылар. Балалар кеше өчен агулы булуына карамастан, әлеге гөмбәнең урман экосистемасында мөһим роль уйнаганын белделәр. Ул агач тамырлары белән симбиоз барлыкка китерә һәм кайбер урман хайваннары, мәсәлән пошилар өчен дару булып хезмәт итә.

 Чебен гөмбәсенең башка гөмбәләрдән ни белән аерылганы турында сөйләштеләр: кызыл эшләпәсендә ак нокталы, ә аягы итәк кебек. Әлеге гөмбәнең кайбер сирәк төрләре кызыл китапка кертелгән.  Аннары тәрбияче балаларга чебен гөмбәсе рәсемен ясарга тәкъдим итте. Иҗади эшләр кызыклы һәм матур килеп чыкты.


Нет комментариев