Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Хезмәтне саклау – сине кайгырту

Ел саен 28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне - хезмәтне ничек куркынычсыз итү турында мәгълүматны тарату эшендә мөһим корал.

Вахит авыл китапханәсендә укучылар өчен Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Хезмәтне саклау - сине кайгырту» иминлек дәресе үткәрелде.

Китапханәче Сания Сәлимуллина компьютер белән эшләгәндә, эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, үзеңне һәм хезмәттәшләреңне нигезсез хәвеф-хәтәргә ничек дучар итмәү, үз хокукларыңны белергә һәм профилактик чараларны гамәлгә ашыруда катнашырга кирәклеге турында таныштырды.

Янгыннарга бәйле төрле килеп чыккан вәзгыятьне анализладылар, балаларда имгәнүләрне булдырмау мәсьәләләрен карадылар, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерлары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре белән белешмәләр алдылар. Материалны ныгыту өчен бу тема буенча видеороликлар карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев