Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Хайван асраучылар игътибарына: Татарстанда бруцеллез очраклары ачыкланган

Югары Ослан районы дәүләт ветеринария берләшмәсе Балтач һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннары арасында бруцеллез очраклары ачыклануы турында хәбәр итә.

Йогышлану учаклары һәм күрелгән чаралар

Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе үткәргән лаборатор тикшеренүләр «Бариев Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында (Олы Елга авылы) һәм «Кама-Агро» ҖЧҖендә (Сабакай авылы) эре мөгезле терлекләрдә бруцеллез авыруын китереп чыгаручы чыганак барлыгын раслады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы карарлары нигезендә (03.06.2025 ел, № 18-п һәм 19.06.2025 ел, № 20-п) күрсәтелгән хуҗалыкларда карантин чикләүләре кертелде. Эпизоотик учакларның чикләре билгеләнде, инфекцияне бетерү һәм аның таралуын булдырмау буенча планнар расланды.

  Йоктыруның төп юллары:

* Авыру хайваннар белән контактка керү (бигрәк тә терлек бозаулаганда, аларны караган вакытта).

* кайнатылмаган сөт, җитәрлек эшкәртелмәгән ит, сөт продуктлары (сыр, эремчек, каймак) куллану.

* Инфекцияле материал (йон, плацента, биологик сыеклыклар) белән эшләү.

Авыру кешедәге симптомнар:

Авыру температураның кискен күтәрелүеннән (39-40°C ка кадәр), салкын тиюдән, тирләүдән һәм хәлсезлектән башлана. Буыннар, мускуллар авырта, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы зарарлана. Инкубация чоры 1-2 атнадан берничә айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. 

Профилактика чаралары

Хайваннар хуҗалары өчен:

* Терлекләрнең баш санын ветеринария хезмәтендә мәҗбүри теркәү.

* Лаборатор тикшеренүләр уздырып, яңа хайваннарны карантинлау (30 көн).

* Терлекләрдә аборт, үлү яки шикле симптомнар очраклары турында ветеринария хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итү.

Кешеләр өчен:

* Ит һәм сөт продуктларын документлары булган урыннарда гына сатып алу.

* Ит һәм сөт продуктларын җентекләп термик эшкәртү.

* Хайваннар белән контактта булганда гигиена чараларын үтәү.

Өстәмә тәкъдимнәр

Күрше районнарда бруцеллез очраклары ачыклану сәбәпле, Югары Ослан районында терлекләрнең хәрәкәтенә контроль көчәйтелгән. Терлекләрне кертү һәм чыгару ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм авыл җирлекләре башлыклары белән килешкән очракта гына рөхсәт ителә. 

Аеруча мөһим!

Терлекләр белән контрольсез сәүдә итү ачыкланганда яисә терлекләр үлгән очракта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә яисә хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Бу чараларны үтәү куркыныч авыруның таралуын булдырмаска һәм кешеләрнең һәм хайваннарның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев