Вахитта Тынычлык күгәрчене тарихы белән таныштылар
Югары Ослан. Татарча

Вахитта Тынычлык күгәрчене тарихы белән таныштылар

Вахит авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Тынычлык күгәрчене – Җиңү күгәрчене» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Чара барышында китапханәче Сания Сәлимуллина балаларны Тынычлык күгәрчененең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Бергәләп тынычлыкта һәм татулыкта яшәүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Балалар күгәрченнәрнең Бөек Ватан сугышы елларындагы роле турында белделәр.

Мастер-класста балалар шаблоннан күгәрченнәр ясадылар һәм аны Георгий тасмасы белән бизәделәр. Җир йөзендә тынычлыкны ныгытуда кешенең роле, игелек, хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү турында сөйләштеләр, дөньяның һәрберебездән башлануын аңларга өйрәнделәр.

Мондый чара балаларда патриотлык хисен, шулай ук хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу күнекмәләрен ныгытты.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев