Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башланды
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башланды

26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Татарстанда балалар травматизмын киметүгә юнәлдерелгән профилактик чара уза.

ТР Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, 2026 елның 9 аенда республика юлларында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 381е яраланган. Балаларны транспортта йөрткәндә һәлакәтләр белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 13 пассажир-бала һәлак булган. Балалар күпләп була торган урыннарда вәзгыять кискенләшү сәбәпле, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең игътибарыннан юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр калмаячак. Аларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары һәм гражданнарның «Ата-аналар патруле» инициатив төркемнәре белән берлектә кисәтәчәк. Шулай ук аларга «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы ярдәм итәчәк.

Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләр укый торган оешмаларга алга таба профилактик эш өчен тапшырылачак. Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Якты көн кыскарган шартларда, шулай ук уңайсыз һава шартлары аркасында килеп чыккан юл ситуацияләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга тәкъдим итә. Юлларда балаларның иминлеге чараның төп бурычы булып кала бирә


Нет комментариев