Уку елының беренче чиреге артта калды, һәм балалар каникулларга матур һәм иҗади рәвештә киттеләр.
28 нче октябрь көнне Октябрьский урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1-7 нче сыйныф укучылары өчен гадәти булган, әмма шул ук вакытта тылсымлы Көзге бал үткәрелде. Бу кичә чын талантлар марафонына әверелде, аңа балалар яраткан сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә зур илһам белән әзерләнделәр. Укучылар сәламләү һәм җырлау осталыгы күрсәттеләр. Һәр сыйныф уникаль визит чыгышы әзерләде.
Сәхнәдән күңелне нечкәртә торган җырлар яңгырады, ә иҗат номерлары мәктәптә иң артистчан балалар укуын исбатлады. Көзге фантазия - табигать материалларыннан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе укучыларыбызның фантазиясенең чиге булмавын күрсәтте. Алар чын арт-объектлар иҗат иттеләр.
Балаларга матур көз уңаеннан оештырылган чара бик ошады. Алар мәктәптә Көзге балның алтын утлары тагын берничә тапкыр кабыныр дип өметләнә.
Нет комментариев