Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Вахитта тыл ветеранын бәйрәм белән котладылар

Вакыт кырыс сынаулар өчен илебезнең өлкән буынын сайлаган. Бөек Ватан сугышы - ул вакыйгалар хроникасы һәм сугышларның елъязмасы гына түгел. Ул россиялеләрнең ачы язмышы.

Һәр фронтовик, тыл хезмәтчәне, илебезне саклауда катнашучы үз сугыш юлын узган. Һәркем җиңүгә үз өлешен керткән.  Үзләренең яшьлеге, мәхәббәтләре, тормышлары бәрабәренә алар безнең ирекле тормышыбыз өчен түләгәннәр. Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре дә үз өлешләрен керттеләр. Ул дәхшәтле елларда бөтен эшне хатын-кызлар, картлар һәм балалар үз җилкәләренә йөкләделәр. Алар завод-фабрикаларда, кырларда һәм агач хәзерләүләрдә эшләделәр. Авыл җирендә дә эш җитәрлек булды. Таңнан таңга кадәр авыр эш башкардылар: җир тырмаладылар, печән чаптылар, көтү көттеләр һәм сыер саудылар.

Җиңү көне алдыннан, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын, Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Вахит авылы мәдәният хезмәткәрләре  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов белән Ташевка авылындагы тыл хезмәтчәне Чурбанова Нина Васильевнаны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Җирлек башлыгы Ф.Кәримов ветеранга котлау открыткалары, бүләк, Георгий тасмалары тапшырды. Аңа сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр. Нина Васильевна котлауларга битараф калмады, кунакларны шатланып каршы алды. Ул күз яшьләре белән сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары, фронтта һәм тылда һәлак булган бабалары, әти-әниләре, абыйлары һәм апалары турында сөйләде. Котлаулары өчен рәхмәт йөзеннән ул җылы үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте, акыллы тормыш киңәшләре бирде, аларга күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары, аларны онытмаулары, хәлен белүләре, күңел җылысы бирүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Кызганычка каршы, ветераннар шундый югалтулар белән яулап алынган тыныч, матур дөньядан бер-бер артлы китәләр. Җиңүчеләр буыны алдындагы бурычыбыз - сугыш турында тарихи хәтерне саклап калу, фашистлар Германиясен җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәтләре, бүгенге буынның тыныч күк астында яшәү хокукы өчен ихлас рәхмәтебезне белдерү. Алар елдан-ел кими бара, һәм без шуны истә тотарга тиешбез: без тылда җиңүгә ирешкән кешеләр алдында мәңге бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев