Вахит мәдәният йортында өстәл уеннарын яратучы гаиләләр өчен чара үткәрелде.
Бергәләп уйнар өчен исәпләнгән бик күп өстәл уеннары бар. Алар барысы да бер берсеннән аерыла: кайдадыр табарга, кайдадыр уйланырга кирәк. Тәкъдим ителгән уеннар - төрле, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кызыклы. Пазл җыю һәм өстәл уеннары: "Күңелле җәнлекләр" мульти – уены, лото, һәм, әлбәттә, гадәти уеннар - хәтер күнегүләре өчен шахмат, шашка, домино уйнау кызык булачак. Балалар өчен өстәл уеннары шушы файдалы күнекмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән.
Сайлауның күптөрлелеге теләсә кайсы яшьтәге ир, кыз балалар өчен уен сайларга мөмкинлек бирә. Кайбер уенннар малайларда, кайберләре кызларда күбрәк кызыксыну уятачак. Алар хисапны үзләштерергә ярдәм итәчәк, ә икенчеләре хәтерне һәм вак моториканы үстерәчәк. Өстәл уены үти алмаган бурыч юк. Ә иң мөһиме - балаларның һәм ата-аналарның бергәләп вакыт үткәрүе. Һәм уеннар әлеге бурычны бик яхшы үти.
Нет комментариев