20 нче ноябрьдә Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителгән көн билгеләп үтелә.
Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне кысаларында Югары Ослан гимназиясенең 7 сыйныф укучылары «Хокук дәресләре - тормыш дәресләре» дигән хокукый уенда катнаштылар.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган чара укучыларда үз хокукларын һәм бурычларын аңлау тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Гимназистлар Конвенциянең төп нигезләмәләрен аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада өйрәнделәр, көндәлек тормыштан, мәктәп мохитеннән һәм әдәби әсәрләрдән мисаллар карадылар. Бу аларга хокукый нормаларның гамәли кулланылышын аңларга мөмкинлек бирде.
Интерактив биремнәр барышында катнашучылар яшь белгечләр ролендә чыгыш ясап һәм төрле ситуацияләрдә хокук бозуларны ачыклап, хокукый вәзгыятьне нәтиҗәләү күнекмәләрен үстерделәр. Шулай ук хокукларны яклау күнекмәләрен һәм аларны бозган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итү ысуллары темасы да яктыртылды.
Хокукый уен нәтиҗәләре буенча 7 сыйныф укучылары активлык күрсәткәннәре өчен Диплом белән бүләкләнделәр. Китапханәчеләр гимназистларга кызыксынулары өчен рәхмәт белдерделәр. Алар хокуклар турындагы белемнәр уеннарда да, алдагы тормышта да ышанычлы терәк булыр дип өметләнәләр.
Нет комментариев