Вахитта китап уку көне үтте
9 октябрьдә китапка һәм укуга битараф булмаганнар Бөтенроссия уку көнен билгеләп үттеләр. Әдәбият һәм китапка багышланган бу көнне илнең барлык төбәкләрендә 2007 елдан бирле игътибарсыз калдырмыйлар.
Вахит авыл китапханәсендә “Яраткан китапларымның битләре буйлап” дип аталган кычкырып укулар үткәрелде. Аларның максаты - укучыларны актив тыңларга, ишетергә һәм аңларга, баланы сүз сәнгате белән таныштырырга, әдәбият белән даими аралашуга, сүз тәмен тәрбияләргә, китапка кызыксыну, мәхәббәт, тартылуга өйрәтүдән гыйбарәт.
Кычкырып укырга китапларны сайлау бик күп төрле иде. Чара кунаклары үзләренең яраткан әсәрләренә өстенлек бирде. Валентина Осееваның «Волшебное слово», Лев Толстойның «Лев и собака» «Котенок» хикәяләрен, шулай ук татар балалар язучыларының хикәяләрен бергәләп кычкырып укыдылар.
Балалар һәрбер әсәрне игътибар белән тыңладылар, сорауларга җавап таптылар, геройларга характеристика бирделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында балалар рәхәтләнеп рәсем ясадылар, журналлар, китаплар белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев