Вахит авылы халкы үзебезнекеләрне ташламый
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылы халкы үзебезнекеләрне ташламый

Вахит авылы хатын-кызлары МХО сугышчылары өчен алма киптерә башладылар.

Волонтерлар, активистлар Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова, авыл китапханәсе мөдире Сания Сәлимуллина белән бергәләп махсус операция сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюларын дәвам итәләр. Кайгыртучан хатын-кызлар 4 килограмм киптерелгән алма әзерләгәннәр инде. Узып баручы җәйнең витаминлы күчтәнәчләре илебезне яклаучыларга җибәрү өчен әзерләнә.

Бу максат өчен җимешләрне авыл халкы мәдәният йортына китерә. Һәр алма телемендә - җылылык, кайгыртучанлык һәм рәхмәт хисләре. Киптерелгән алманы махсус капчыкларга салалар. Полиэтилен пакетлардан аермалы буларак, бу төргәк сулый һәм анда алар бозылмый. Солдатлар киптерелгән алманы кесәләрендә йөртеп, кирәк вакытта көнбагыш кебек ашый алалар.

Изге эшне оештыручылар хуҗалыкларында тәмле алмалары булган авыл халкына аларны мәдәният йортына китерергә мөмкинлеген хәбәр итә.


Нет комментариев