Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Вахит авылы балалары ромашкалы бәхеткә ия булдылар

Һәр елның 8 июле - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ул гаилә учагын саклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә багышланган. Аларның никахы чын мәхәббәтне һәм тугрылыкны гәүдәләндерә.

Бу бәйрәм алдыннан Вахит китапханәсендә «Ромашкалы бәхет» исемле танып белү-иҗат сәгате үткәрелде. Бәйрәм символы - ромашка чәчәге, чөнки бу кыр чәчәге борынгыдан ук Русьта мәхәббәт символы булып саналган. Ромашка - гади, әмма шул ук вакытта гаҗәеп матур чәчәк, өстәвенә, ул безнең һәр беребезгә дә таныш чәчәк. Ул туган йорт символы. Моннан тыш,  җәй, җылылык, чисталык символы да.

Китапханәче Сания Сәлимуллина барысын да бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең асылын һәм гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген искәртте.

Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар һәм «Гаилә турында мәкальне сөйләп бир» конкурсында катнаштылар, гаилә турында табышмакларны чиштеләр. Балалар якыннары өчен иң матур ромашкалар ясадылар һәм аның ак таҗларына үзләренең теләкләр яздылар. Әзер ромашкалар матур һәм кабатланмас булып чыкты. Һәр чәчәк үзендә балаларның мәхәббәтен һәм җылылыгын саклый.

Мондый чаралар үткәреп, без балаларда үз гаиләбезгә, йортыбызга карата мәхәббәт, өлкәннәргә, гаиләнең барлык әгъзаларына карата игелекле, игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбиялибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев