Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Укытучы булам дигән хыялым юк иде

Мәктәп ул – күңел гел яшь булып кала торган урын - ди елмаеп Рузалия ханым.

Аның укучылары аңа үз балалары кебек якын, һәрберсенең ирешкән уңышларына, дәрәҗәләренә сөенә ул. “Орлык  бездә салынган бит”,-  ди  тыйнак кына.

Тормышта үз урыныңны табып, яраткан эшеңдә хезмәт итү һәркемгә дә елмаймый. Ул шул хәтле бирелеп, дулкынлану белән мәктәп, балалар, остазлары турында сөйли, аны тыңлаганда аңа соклану, хөрмәт хисе уяна.

Рузалия Әнвәр кызы Җиһаншина Буа районы Кайбыч авылында дөньяга килә. Әти-әнисе гади колхозчылар, гаиләдә ул энесенә, сеңлесенә апа. Мәктәптә бик тырышып бишле билгеләренә генә укый ул. Кечкенәдән шигырьләр укырга ярата, радио дикторы булырга хыяллана. Колхоз радиосында сөйләп тәҗрибә дә туплый. Авылда үзешчәннәр белән куелган спектакльләр дә аннан башка узмый.

Ә язмыш аны сигезенче классны бетергәч Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә китерә. Анда укыган елларны Рузалия ханым бик сагынып искә ала, анда укуы белән горурлана, укыткан остазларын, күренекле шәхесләр белән бергә укуын, олы дәрәҗәләргә ирешкән курсташларын хәтерендә тота.

Көллиятне тәмамлап ул туган якларына эшкә кайта. Норлат урта мәктәбендә балаларга рус телен укыта.

Мансур Риф улы белән гаилә корып җибәргәч, алар Югары Осланга килеп урнашалар. Югары Осланның матур табигатенә, тауларына, мул сулы Идел елгасына гашыйк булалар алар. Югары Осланда уллары Марсель, кызлары Айгөл туа. Бергәләп йорт салып чыгалар.

Рузалия Әнвәр кызы күп еллар Югары Ослан мәгариф бүлегендә методист булып хезмәт куя. Остазлары  Николай Журавлевны, Ольга Яковлеваны, Әлфия Заһидуллинаны дулкынланып, җылы хәтирәләр белән искә ала.

1997 елда гимназия ачылгач, анда татар теле укытучысы булып эшли башлый.  Эшләү дәверендә ике татар классы чыгарылышын әзерли. “Матур язуны, тәмле телне яратам. Баланың  дәфтәренә карап аның характерын белеп була. Иң рәхәте үз милләтеңә туган теленең нечкәлекләрен аңлату, өйрәтү, аңа мәхәббәт уяту. Мәктәп  ул – күңел гел яшь булып кала торган урын”- ди елмаеп Рузалия ханым.

Аның укучылары аңа үз балалары кебек якын, һәрберсенең ирешкән уңышларына, дәрәҗәләренә сөенә ул. “Орлык  бездә салынган бит”,-  ди  тыйнак кына.

Балаларны дәрестә укыту белән генә чикләнми Рузалия Әнвәр кызы. Тынгысыз күңел гел эзләнүдә. Алар белән спектакльләр куя, республика дәрәҗәсендә төрле чараларда, конкурсларда катнашып күп кенә дипломнар алганнар.   “Кайда мөмкинлек бар, шунда катнашырга тырышабыз. Кемнәр мине аңлый, шулар белән эшләргә тырышам”,- ди ул.

Шигырьләр язу талантын да биргән табигать Рузалия ханымга. Язган  шигырьләре арасында Югары Ослан турында да бар, аңа күренекле композитор Рамил Курамшин көй язган. Җыр җирле башкаручылар башкаруында сәхнәләрдә еш яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев