Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Тыл хезмәтчәне Рауза Кыям кызына 95 яшь

Районыбызда ветераннарны тормышларында мөһим көннәре белән котлау күркәм традициягә әверелде.

6 февральдә Яңа Юл авылының тыл хезмәтчәне Хәйбуллина Рауза Кыям кызына 95 яшь тулды.

Рауза Кыям кызы 1931 елның 6 февралендә Кама Тамагы районы Кыртапа авылында туа. 1936 елда аларның гаиләсе Югары Ослан районы Брек авылына килеп урнаша, анда мәктәптә җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш башланганда Рауза апага 10 яшь була. Ирләр барысы да фронтта, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар кала. Яшь кыз, барлык яшүсмерләр кебек үк, эшкә йөри, гаиләдә ул өч баланың өлкәне. Рауза көндез укый, ә төнлә амбарларда эшләп, ашлык сугалар, орлыкларны сортларга аералар. Ә җәйләрен урып-җыюга күп көчләрен кертәләр, басуда башак җыялар, җигелгән үгезләрдә салам ташыйлар һәм аны эскертлиләр. Язын Майдан авылына чәчүлек орлык алырга җәяү барганнарын хәтерли ул.

 Сугыш бетүе бер яктан шатлык булса, ә икенче яктан әтисез калулары авыр хәсрәт була. Сугыштан соң 1949 елда Тәмте училищесын тәмамлый. 1951 елда Казанга китеп, 1956 елга кадәр эшли һәм туган авылына кайта. Күрше авыл егете Хәйбуллин Рәшит Рәхмәтулла улы белән гаилә коралар. Ире күп еллар "Луч Октября" совхозында тракторчы булып эшли. 1974 елда социалистик ярыш җиңүче була, ТАССР Министрлар Советы һәм Татарстан өлкә Профсоюзлар Советы тарафыннан күкрәк билгесе, озак еллар намуслы хезмәте өчен 1985 елда "Хезмәт ветераны "медале белән бүләкләнә. Рәшит Рәхмәтулла улы 2016 елда вафат була.

Рауза Кыям кызы башта "Луч Октября" совхозында сыер савучы булып эшли, әмма гомеренең күп өлешен Яңа Юлда Югары Ослан райпосы системасына кергән кибеттә сатучы булып хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга чыга.  Тырыш хезмәте өчен ул "Хезмәт ветераны" медале, "Бөек Ватан сугышы ветераны" таныклыгы, "Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы" билгесе, "1976 һәм 1982 елларда коммунистик хезмәт ударнигы", "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре"нә лаек була.  

Олы, хөрмәтле яшенә карамастан Рауза Кыям кызы гаҗәеп ачык акыл һәм тормыш сөючәнлеген саклап калган, ул бик оптимист кеше. "Яшь чагымда җырларга ярата идем, авыл клубының барлык чараларында катнаштым. Ул чакта без яшьләр белән атлар җигеп, күрше авылларга барып, концертлар куя, спектакльләр уйный идек. Тормыш авыр булса да, без күңел ача белдек", - дип искә ала юбилярша яшьлеген. Алар ире белән кызлары Нәзирәне тәрбияләп үстерәләр, хәзерге вакытта ул Яшел Үзән шәһәрендә кызы гаиләсендә яши. Рауза Кыям кызы ике оныгы, дүрт оныкчыгы булуы белән бәхетле.

Бу көнне аны шундый истәлекле көне белән котларга Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Макаров Артем Николаевич һәм Яңа Юл авылы клубы мөдире Ефимова Сәрия килде.

Алар туганнары һәм якыннары янәшәсендә "Сугыш балалары","Бөек Ватан сугышы ветераны" статусына ия булган тыл хезмәтчәне Рауза Кыям кызына Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Анатольевич Варакин, Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Викторович Майоров исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бүген безнең һәрберебезгә өлкән буын кешеләреннән Ватанга мәхәббәт, бердәмлек, бөек максатка ирешү өчен батырлык һәм фидакарьлек теләргә өйрәнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев