Татарстанда транспорт салымын түләүдән кемнәр азат ителә
Татарстанда яшәүчеләрнең аерым категорияләре транспорт салымын түләүдән тулысынча азат ителү хокукына ия. Бу җыемны кем 1 декабрьгә кадәр түләмәскә мөмкин икәненлеге белән танышыгыз.
Татарстан халкы беренче декабрьгә кадәр мәҗбүри түләүләрне, шул исәптән транспорт салымын да түләргә тиеш. Әмма кайбер гражданнар өчен законнарда әлеге финанс йөкләнешеннән азат итә торган ташламалар каралган.
Транспорт салымын теркәлгән хәрәкәт чараларының барлык хуҗалары да түли. Салым салу объектлары исемлегенә автомобильләр, мотоцикллар, автобуслар, хзйөрешле машиналар, шулай ук су һәм һава транспорты керә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, салым түләү бурычы транспорт чарасыннан файдалану фактына бәйсез рәвештә барлыкка килә.
Татарстанлыларның берничә категориясе транспорт салымыннан тулысынча азат ителергә хокуклы. Льготалыларга Чернобыль АЭСындагы авария вакытында зыян күргән затлар һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар керә. Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары салым түләми. Түләүдән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук нацист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары азат ителә, тик двигатель куәте 110 ат көченнән артмаган автомобильгә ия булу шарты бар. 100 ат көченә кадәр моторлы машинага ия беренче һәм икенче группа инвалид татарстанлылар ташламага исәп тота ала. Электр двигателе булган транспорт чаралары хуҗалары салым салудан тулысынча азат ителә.
Әгәр ташламага хокуклы граждан берничә транспорт чарасы милекчесе булса, салымнан азат итү аны сайлаган бер генә объектка бирелә. Мәсәлән, ике автомобильгә ия булганда, салымны бер машина өчен түләргә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев