Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда күп балалы гаилә статусының срогы чикләнмәячәк

Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә күпбалалы дип таныла. Күпбалалы гаилә статусын сроксыз бирү турындагы Татарстан законнарындагы үзгәрешләр Татарстан Юстиция министрлыгында Эксперт советы әгъзалары тарафыннан хупланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Утырышны ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үткәрде. Үзгәрешләрне халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы республика канунына һәм Татарстан Гаилә кодексына керттеләр. Аннары документны ТР Дәүләт Советына карау өчен җибәрү планлаштырыла.  

Исегезгә төшерәбез, быелның 2З гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин "Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында" указ чыгарды. Документ нигезендә, күпбалалы гаилә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә буларак таныла. Бу статусның срогы чикләнмәячәк.  

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм "Гаилә" яңа милли проектының максаты булып торуын искәртте, аны эшләтеп җибәрү турында дәүләт башлыгы В.Путин Федераль Җыенга Юлламасында игълан итте. Ул ассызыклаганча, күп балалы зур гаилә нормага әверелергә тиеш. Туучылар саны Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булган төбәкләр әлеге милли проектны гамәлгә ашыруга 75 млрд сумнан да ким булмаган күләмдә акча алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев