Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда кискен эчәк авыруларының билгеләре турында искә төшерделәр

Кискен эчәк авыруларын китереп чыгаручы вируслар, бактерияләр тышкы тирәлектә югары тотрыклылык күрсәтәләр һәм куллар, савыт-саба кебек өслекләрдә озак саклана алалар.

Инфекция авыру кешедән яки микробларны йөртүчедән йога ала, шул ук вакытта җиңел авыручы, симптомсыз формалары булган очраклар аеруча куркыныч санала. Эчәк инфекциясенең клиник билгеләренә температура күтәрелү, эч авырту, эч китү, күңел болгану, косу һәм гомуми хәлсезлек керә.

Инфекция  таралмасын өчен берничә мөһим кагыйдәне үтәргә кирәк: куркынычсыз азык-төлек продуктларын сайларга, ризыкны яхшылап пешерергә, аны озакка сузмыйча кулланырга, ризыкларны дөрес сакларга, чи һәм әзер продуктлар арасында контакт булдырмаска, кулларны даими юарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев