Татарстанда яшәүчеләр 1 марттан үз-үзләренә тыю кертә алачак
Үз-үзеңне тыюны (самозапрет) «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
2025 елның 1 мартыннан Татарстан халкы кредит һәм займ алуга үз-үзен тыю мөмкинлегеннән файдалана алачак. Бу гражданнар кредит оешмаларына һәм микрофинанс компанияләренә алар белән кулланучылар кредитлавы (займ) килешүләрен төзүне тыя алачак дигәнне аңлата.
Үз-үзеңне тыю кулланучылар кредитларына, шул исәптән овердрафт һәм кредит карталарына да кагылачак. Әмма ул ипотека кредитларына, автомобиль залогына автокредитларга, төп белем бирү кредитларына (турыдан-туры белем бирү оешмасына җибәрелә торган уку өчен түләү өчен) һәм йөкләмәләргә кагылмаячак. Шулай ук үз-үзеңне тыю гамәлдәге кредит карталарын куллануга һәм элек алынган кредитлар яки заемнар буенча бурычларны түләүгә йогынты ясамаячак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гамәлдәге кредитлар үз-үзеңне тыюны урнаштыру өчен вакытыннан алда түләтүне таләп итми.
2025 елның 1 мартыннан башлап, үз-үзеңне тыюны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, шулай ук 2025 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча әлеге хезмәтне күрсәтә башлаячак күпфункцияле үзәкләрдә (КФҮ) рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Моның өчен тәкъдим ителгән исемлектән туры килә торган шартларны сайлап, стандарт гариза тутырырга гына кирәк булачак. Үз-үзеңне тыюны гамәлдән чыгару шулай ук гариза бирү юлы белән башкарыла, өстәвенә бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
Әгәр заем яки кредит алырга уйласагыз, гражданин теләсә кайсы вакытта үз-үзен тыюны бетерә ала. Үз-үзеңне тыю гражданның кредит тарихына тиешле үзгәрешләр кертелгәннән соң бер тәүлек узгач бетерелә. Бу вакыт аралыгы займ яки кредит алу кирәклеген җентекләп үлчәргә мөмкинлек бирәчәк.
Кулланучылар заемнарына һәм кредитларына гаризалар караганда, кредит һәм микрофинанс оешмалары мөрәҗәгать итүченең кредит тарихында үз-үзен тыю турында белешмәләрнең булуын тикшерергә тиеш була. Бу мәгълүматларны алар квалификацияле “Кредит тарихлары” бюросыннан алачак. Гамәлдәге үз-үзен тыю булган очракта кредитор займ яисә кредит бирүдән баш тартырга тиеш. Әгәр дә гамәлдәге үз-үзен тыюга карамастан, кредитор килешү төзесә, ул заем яки кредит буенча бурычларны үтәүне таләп итә алмаячак.
Мәгълүмат Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе — Милли банк тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев