Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда гражданнар өчен айлык түләүләр артачак

Һәр елның 1 гыйнварыннан түләүләр күләме 1,04% ка артачак.

Карар проекты нигезендә, 2024 елдан 2026 елга кадәр Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика канунында билгеләнгән айлык акчалата һәм башка түләүләрне индексацияләү башкарылачак. Документ "Рәсми Татарстан" порталында бастырылган.

Бу документ буенча һәр елның 1 гыйнварыннан түләүләрнең күләме 1,04% ка артачак. Бу индексация төрле категориядәге гражданнарга, шул исәптән хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, Татарстан  дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга, реабилитацияләнгән, репрессияләрдән зыян күргән, шулай ук ятимнәргә кагылачак. Шулай ук өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрдә 6 яшькә кадәрге балалар өчен дарулар сатып алуга һәм юлга субсидияләр, шулай ук туклануга субсидияләр индексацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев