Татар иҗатының төбәкара “Рамазан” акциясе нәтиҗәләре
Акция Йошкар-Ола шәһәрендә уза.
Программага татар халык җырларын һәм композиторлар язган әсәрләрен башкару, халык биюләрен күрсәтү, халык уен коралларында уйнау, сәнгатьле сөйләү керә.
Жюри әгъзаләре – Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә танылган белгечләр.
Югары ослан районыннан акциядә онлайн форматта “Саф” төркеме (җитәкчесе Айгөл Нуриева), “Хәзинә” фольклор ансамбле (җитәкчесе Фидания Нурисламова) катнашып күп кенә дипломнарга лаек булды. Төркемнәр башкарган халык һәм эстрада җырлары, халык уен коралларында уйнау жюри тарафыннан югары бәяләнде. Ә “Саф” төркеме башкарган мөнәҗәтләр татар рухи байлыгының тагын бер энҗе бөртеге булып санала.
Мари Иле Республикасының татар мәдәният үзәге коллективы барлык катнашучыларга һәм җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерә, иҗади уңышлар теләп, алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев