Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ташевка авылында төзекләндерелгәннән соң күпер файдалануга тапшырылды

Ташевка авылында ремонттан соң авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия күпер файдалануга тапшырылды. Бу күпер авылның ике яртысын тоташтыра, пристаньга да юл шушы күпер аша уза.

Күпер ремонты сыйфатлы һәм вакытында башкарылган, моның өчен авыл халкы  “Исток” ҖЧҖкә  рәхмәт сүзләре җиткерделәр.  Күпер авылда яшәүчеләрнең сәламәтлеге, яшәү һәм хәрәкәт итү уңайлылыгы, аның иминлеге өчен бик мөһим, авылны төзекләндерүгә, авылны саклап калуга, аның алга таба социаль-икътисадый үсешенә куәтле этәргеч.

Халыкны котларга район башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторович килде.  Күпер ачылу хөрмәтенә  Вахит авылы Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова катнашучыларга үзе әзерләгән зур булмаган концерт номерларын тәкъдим итте. Бигрәк тә халык Ташевка авылында яшәүче Аллы Адольфовнаның җырларын яратып тыңлады.

Ремонтланган күпер ачылды! Күперләр алар тормыш артериясе, икътисадый үсеш, юлларны һәм урамнарны тоташторучы яшәү чыганагы булып тора.  Бу күпер авыл үсешендә яңа этап булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев