“Салават күпере” балалары төнге күк йөзенә сәяхәт кылдылар
Көз кара күк йөзе, якты йолдызлар белән матур. Салкын, аяз һава торышына карамастан, без еш кына урамда туктап, кабатланмас тамашага сокланабыз. Төнге күк йөзе матур, анда иң матур йолдызлар балкый.
Югары Осланның "Салават күпере" балалар бакчасының кече төркемендә дә пластилинография техникасын кулланып, серле йолдызлы күккә багышланган тылсымлы дәрес булып узды. Чара бишек җыры белән башланып китте, шуннан соң балалар уйга калдылар: төнлә ниләр була соң? Әңгәмә барышында нәниләр төнлә хайваннар, кошлар һәм балаларның йоклавын белделәр, әмма барысы да түгел. Күктә әни-ай һәм аның йолдызчык-кызлары, әти-ай балкый. Әңгәмәдән соң, нәниләр, "Йолдызлы күк буйлап сәяхәт"- физкультминутын башкардылар, ә аннары әти-әниләр дә космоста "йөри" алсын өчен үзләренең йолдызлы күк картинасын ясарга керештеләр.
Эш башланыр алдыннан балалар йолдызлы күк рәсеме төшерелгән иллюстрацияләрне карадылар һәм йолдызларның бик еракта урнашканын, шуңа күрә алар бик кечкенә, борчакка охшаган булып күренүен, ә айның түгәрәкнең кәкре яртысын – мөгезне хәтерләткәнен белделәр.
Аннары балалар бармакларына «Космонавт» гимнастикасы ярдәмендә күнегү ясадылар һәм космик шедеврлар ясарга керештеләр.
Балаларның төнге күкне тасфирлаган эшләре бик матур килеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев