Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сак булыйк, алданмыйк

Яңа Юл авыл клубы мөдире “Сак булыгыз: телефон алдарлары!” темасына халык өчен мәгълүмат сәгате оештырды.

Сәрия Ефимова дистанцион караклык - кәрәзле телефон кулланып кылынган җинаятьләр турында җентекләп сөйләде. Җинаятчеләрнең хәйләләренә эләкмәс өчен үзеңне һәм якыннарыңны ничек куркынычсызландыру өчен гамәли һәм кирәкле киңәшләрен бирде. 

Таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга һәм хәбәрләргә сак карарга кирәк. Билгесез кешеләр гражданнарга туганыгыз бәлагә юлыкты, ашыгыч рәвештә акча күчерү мөһим дип еш шалтыраталар, мессенджерларга хәбәрләр җибәрәләр. Әгәр дә сез мондый шалтыратуны алган очракта, барыннан да элек, үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Сөйләшүне туктатыгыз һәм иң беренче чиратта аның турында сүз барган туганыгызга шалтыратыгыз. Әгәр дә аның телефоны сүнгән икән, башка туганнарыгызга яки полиция бүлегенә шалтыратып, туганыгызның чыннан да анда булу-булмавын белегез.

Әңгәмә барышында Сәрия Ефимова тагын бер кат сак булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев