Шәйхи Маннурның тууына 120 ел
Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйре, язучы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан, Вахит китапханәсендә «Заманга лаек иҗат хәзинәсе» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда авторның әсәрләре тәкъдим ителде.
"Сердәш" клубы әгъзалары өчен китапханәче Сания Сәлимуллина әңгәмә - танышу үткәрде. Ул Ш.Маннур иҗатына багышланып, "Сез минем хатымны укыганда...”, исеме астында узды.

Китапханәче укучыларны 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь, язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Ш. Маннурның мирасы чыннан да зур һәм күптөрле. Әдип исән чагында ук аның кырыкка якын китабы басылып чыга, шул исәптән балалар өчен махсус билгеләнгән әсәрләре дә дөнья күрә. Ул төрле жанрларда: әдәби тәнкыйть, тәрҗемәләр, очерклар һәм публицистикада уңышлы эшли. Аның прозасы телнең үзенчәлеге, диалектизм һәм фразеологизмнарның байлыгы, шулай ук иҗатында татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен куллану белән аерылып тора. Ул Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Антон Чехов һәм Владимир Маяковский әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче буларак билгеле.
Шулай ук чарада катнашучылар автор әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев