Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

"Саф" һәм "Хәзинә" вокаль коллективлары "Газовик"шифаханәсендә концерт бирделәр

Районның иҗат коллективлары авылларда һәм оешмаларда чыгыш концертларын дәвам итә.

Моркваштагы "Газовик" шифаханәсендә хезмәткәрләр һәм ял итүчеләр өчен "САФ" вокал төркеме һәм "Хәзинә"фольклор ансамбле көче белән әзерләнгән концерт узды. Үзләренең " Без сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез..." дип исемләнгән концерт программасын районның иҗат коллективлары газ сәнәгате хезмәткәрләренә генә түгел, ял итүчеләр сәламәтлеге сагында торган санаторий хезмәткәрләренә дә багышланган иде.

Сүз уңаенда, илнең төрле төбәкләреннән килгән ял итүчеләр дә читтә калмады. Алар җырладылар да, биеделәр дә, барысына да күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Концерт җылы, дустанә атмосферада үтте. Ә программа тәмамлангач, барлык катнашучылар да санаторийның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выездной концерт вокальная группа САФ вокальная группа Хәзинә