Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Россия Федерациясе Конституциясе көне

12 декабрьдә илебез үзенчәлекле бәйрәм - Конституция көнен билгеләп үтә.

Мәктәпкәчә яшьтә үк без балаларны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштырабыз, Ватанга һәм дәүләт символларына карата мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык тәрбиялибез, башлангыч хокукый белемнәр бирәбез, дәресләр һәм уен чаралары ярдәмендә хокукый культураны формалаштырабыз.

РФ Конституциясе көнендә, Түбән Ослан балалар бакчасының өлкән яшь төркемендә төрле чаралар узды. Балалар “закон”, “тәртип”, “хокук” төшенчәләре белән, дәүләт символикалары: флаг, герб белән таныштылар. Балалар өчен “Илнең төп кануны - Конституция” видеопрезентациясен карау оештырылды, “Әкиятләрдәге хокуклар” викторинасы үткәрелде. 

Үткәрелгән чаралар Ватаныбызның төп законы, илебездә яшәүче гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турындагы күзаллауларны ныгытырга һәм аныкларга ярдәм итә, демократик җәмгыятьтә яшәү өчен күнекмәләр формалаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев