Районыбызда Батырлык дәресләре бара
Югары Ослан мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 54 нче Батырлык дәресе үтте.
Узган ел ахырында "Бөек Җиңүнең 80 еллыгына – Батырлыкның 80 дәресе" акциясе башланды.
Дәреснең темасы - "Җиңүгә якынлашканда". Балалар сугышның соңгы айларының нинди булуын белделәр. Барлык сугыш елларын үтеп, кырык бишенче елның гыйнварында һәлак булганнарның фамилияләрен ишеттеләр. Алар арасында якташыбыз Исаев Алексей Петрович та бар.
Үзенең төп батырлыгын ул 1945 елның 22 гыйнварында Будапештта башкара, пулеметны үз гәүдәсе белән каплый, шуның белән Совет гаскәрләренең алга баруын тәэмин итә. Аңа батырларча һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
2025 ел - Совет халкының Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүенең 80 еллыгы.
Без ул көннәргә һәм елларга, сугышларга кабат-кабат мөрәҗәгать итеп, геройларның исемнәрен атаячакбыз. Бу безнең кодыбыз, ул бездә, безнең балаларыбызда һәм оныкларыбызда яшәячәк.

“Без егетләрнең батырлыгы алдында баш иябез, алар Ватаныбызны яклап сугышалар - алар МХО сугышчылары. Бөек Ватан сугышы солдатларының оныклары, туган илгә булган мәхәббәтләрен, тугрылыкларын һәм ышанычларын раслап, җиңү байрагын горур күтәрәләр. Малайларның, егетләрнең яңа буыны үсеп килә. Олыларның хыялы бер: алар сугышны белмәсеннәр, Ватанның саф, тыныч күгендә бәхетле булсыннар!”,- дип мөрәҗагать итте Р.С.Троицкая
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев