Районыбыз мәчетләрендә балалар өчен курслар узачак
Җәйге каникулларда балаларыбыз ислам нигезләре буенча белем ала алачак.
Һәр елны җәйге ялларда Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-савыктыру курслары оештырыла. Укучылар өчен мәгърифәтчелек, танып белү һәм күңел ачу чаралары әзерләнә. Алар үз эченә әхлак һәм ислам нигезләре буенча дәресләр ала. Шулай ук викториналар, конкурслар, сабантуйлар һәм башка кызыклы очрашулар оештырылачак.
Югары Ослан районында балалар Югары Ослан, Макыл, Яр Морквашы һәм Кызыл Байрак мәчетләрендә дини белем нигезләренә төшенәчәк һәм дә үзләренең вакытларын файдалы үткәрә алачак.
Июнь-июль айларында аларны Яр Морквашы авылы мәчетендә көтәләр. Барлык сораулар белән Рашад Рифкать улы Сафиуллинга мөрәҗәгать итәргә була.
22 июльдән 4 августка кадәр балаларны Кызыл Байрак мәчете көтеп кала. Остазлары бөтен республика буенча танылган Тимур хәзрәт Ибраһимов булачак.
29 июльдән 11 августка кадәр Югары Осланда урнашкан “Салихҗан” мәчете каршындагы лагерь эшләячәк. Ял өчен җаваплы кешеләр - Хәния Гарифулла кызы Гафиятуллина һәм Гөлшат Нурмөхәммәт кызы Җиһаншина.
Макылда ислам нигезләрен аңларга теләүчеләрне 5-18 августта көтәләр. Балаларны Ренат Хафиз улы һәм Әлфия Сәлахетдин кызы Гарифуллиннар укытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев