Район мәдәният хезмәткәрләре этномәдәни проектларны үстерүгә ярты миллион сумга якын акча алдылар
Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Безнең йорт - Татарстан” республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановта катнашты.
"Без бердәм булганда гына көчле, дус һәм тату яшибез. Безнең берләшү илгә моңарчы күрелмәгән басым булган шартларда, Россия дошманнары җәмгыятькә таркалуны кертергә, кешеләрне милли һәм конфессиональ билгеләр буенча аерырга тырышкан шартларда аеруча мөһим ", - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы сәламләү чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада 13 йорт һәм халыклар дуслыгы үзәкләре, 100ләп милли-мәдәни үзәкләр эшләп килә. Дәүләт хакимияте органнары һәм милли-мәдәни оешмалар арасындагы үзара хезмәттәшлектә Татарстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Рус православие чиркәве митрополиясе мөһим роль уйный.
“Безнең йорт - Татарстан” этномәдәни фестивале соңгы елларда бөтен республиканы колачлады. Аның Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узуы символик төскә ия. Бүген сезнең алда Татарстанның иң яхшы халык коллективлары чыгыш ясый. Чарада катнашучыларның барысына да энтузиазм, туган мәдәниятебезгә мәхәббәт һәм аны популярлаштыруга өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рәис.
Гала-концерт кысаларында Татарстанның мәдәни-ял итү оешмаларында эшләүче күп кенә хезмәткәрләр сертификатлар, Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары алды.
Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук дипломнарны ТР муниципаль берәмлекләре арасында “Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы” республика конкурсында җиңүчеләр алды. Арча районы Гран-при иясе булды.
Бүләкләнүчеләр арасында Югары Ослан районының берничә клуб хезмәткәре дә бар. Наталья Селецкая һәм Ксения Анохинага "Татарстан Республикасының чигелгән картасы" проектын гамәлгә ашырган өчен Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Моннан тыш, Ксения Анохина "Престиж" номинациясендә иң яхшы мәдәният хезмәткәре буларак 50 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Район Мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Галимуллина "Чуашларның көзге уңыш бәйрәме-Керхи Сара" проектын гамәлгә ашыру өчен 200 000 сум күләмендә бүләк сертификаты иясе булды. Галина Поляковага иң яхшы мәдәният хезмәткәре буларак 50 000 сум күләмендә бүләк сертификаты тапшырылды. Иң яхшы авыл мәдәният йорты җитәкчесе буларак Ольга Казачкова учреждениенең матди базасын 100 000 сумга яңартуга бүләк сертификаты алды. Шулай ук район мәдәният йортының иҗат коллективы "Безнең йорт - Татарстан" республика конкурсы лауреаты булды.
«Коргузинские девчата” җитәкчесе Татьяна Назарова, Рәис Рөстәм Миңнеханов кулыннан коллективка сәхнә костюмнары комплектын сатып алу өчен сертификат алды. Шулай ук Югары Ослан районыннан бертуган Абызовалар Рөстәм Миңнеханов рәхмәт белдергән кешеләр арасында иде. Алена белән Элина районыбызда Татарстан һәм Белоруссия тарихына һәм традицияләренә мәхәббәте белән билгеле шәхесләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев