Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Печище авыл мәдәният йорты мөдире балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә «Әйдәгез, дус яшик!» дигән уен чарасы уздырды.
Чара бик мөһим кешелек сыйфатлары: дуслык һәм яхшылык турында сөйләшүдән башланды, чөнки дус булырга, кешеләр белән аралашырга балачактан өйрәнергә кирәк. Кешеләр барысы да төрле, әмма аларны күп нәрсә берләштерә. Мәсәлән, барлык халыкларның да балалары уйнарга ярата. Балалар бергәләп “Дуслык әйлән-бәйләне”, “Тилгән", "Дуслык паровозы" кебек уеннар уйнады.
Чара балаларның күңелле уеннары, сабын куыклары җибәрү белән тәмамланды. Сабын куыкларын барлык балалар да ярата, чөнки сабын куыклары алар өчен - ул тылсым, аларның сихри матурлыгына сокланалар. Балалар дуслык, күңел күтәренкелеге турында белемнәрен киңәйттеләр.
Нет комментариев