Октябрьский мәктәбендә татар теле укытучылары түгәрәк өстәлгә җыелды
Октябрьский бистәсе урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының туган теле һәм әдәбияты укытучыларының «Заманча педагогик технологияләр һәм актив укыту методларын куллану нигезендә укучыларның төп компетенцияләрен камилләштерү» темасына район семинары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узды. Чара тулысынча Г.Тукайның туган көненә багышланды.
Семинарга җыелучыларны кереш сүз белән район мәгариф бүлеге методисты Г.Дәүләтшина һәм мәктәп җитәкчесе Г.Усманова сәламләде.
Семинарда төп басым түбәндәгеләргә ясалды:
- укучыларның компетенциясен күтәрү, нәтиҗәдә, мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү;
- һәр укытучының үзлегеннән белем алу дәрәҗәсен күтәрү;
- татар теле укытучыларының хезмәт күрсәткечләрен уңай якка үзгәртү.
Семинарда катнашучыларга 1 нче сыйныфның туган телдә «Хайваннар темасын кабатлау» дәресе, мәктәп укучыларының туган телдә “Туган тел - халык жаны» концерт номерлары, «Һөнәрләр» темасы буенча проект эше, шулай ук мәктәп курчак театрының актерлары Г. Тукайның «Кәҗә һәм сарык турында әкият» чыгышы тәкъдим ителде.
Түгәрәк өстәл вакытында педагоглар «Туган (татар) теле һәм әдәбияты» укыту предметын гамәлгә ашыру шартларында укытуның теоретик һәм методик аспектлары турында фикер алыштылар. Үткәрелгән дәресләр укытучыларның заманча технологияләргә ия булуларын, заманча укыту чараларын куллануларын, сәламәтлекне саклый торган технологияләрне куллануларын, төрле формадагы дәресләрне оештыра белүләрен күрсәтүләрен, укучыларның парларда һәм төркемнәрдә эшләвенә ирешүләрен күрсәтте.
Мәгариф бүлеге методисты Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы туган тел укытучыларының район семинарын бик әйбәт оештырганнары, эчтәлекле чаралары өчен барысына да рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде. Туган тел һәм әдәбият дәресләре, сыйныфтан тыш эшләр телне саклау эшенең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклап үтте.
Программа эчтәлекле һәм фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен файдалы булды. Семинар барлык үткәрелгән дәресләргә һәм чараларга анализ ясау һәм фикер алышу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев