#МинемГеройМинемГаилә: Гөлназ Фәттахова үзенең әтисе Хәзби Галиуллин турында сөйләде
Вахит авыл мәдәният йорты мөдире игълан ителгән патриотик акция кысаларында үзенең әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Минем әти - Галиуллин Хәзби Галиулла улы 1921 елның 15 сентябрендә Кайбыч районының Чүти авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне ул Чүти авылында ала. 1928 елда алар гаиләсе белән Югары Ослан районының Ватан авылына күченәләр. Әти үз белемен Яңа Болгар мәктәбендә дәвам итә. Ике елдан соң Яңа Болгар мәктәбе Идел авылына күченә, ә мәктәпкә авыл советы урнаша. 1931 елга кадәр ул Идел авылында укый. 1938-1939 елларда Свердловск шәһәрендә ФЗУга укырга керә. Биредә ул 4 һөнәр үзләштергән: балта остасы, токарь, монтажчы, фрезерчы.
1940 елның көзендә Галиуллин Хәзби Галиулла улы Совет Армиясенә чакырыла, ул Уралдагы 262 нче укчы полкында хезмәт итә. Ә 1941 елда сугыш башлангач аны Калинин фронтының Белев шәһәренә җибәрәләр. Аннары ул К.К.Рокоссовский җитәкчелегендәге Белорусс фронтына күчерелә. Волоколамск шәһәрен алуда катнаша, ул Вязьма янында сугыша. 1942 елда сержант Галиуллин аягы яраланып, госпитальдә дәвалана. Госпитальдән соң ул запас 202 нче полкка эләгә, монда кече сержант булып укып чыга. Укудан соң кече сержант НКВДның 204 нче полкына җибәрелә, Жатский, Можайский шәһәрләрен, Тихвань станциясен яклый, анда контузия ала һәм икенче тапкыр яралана. Тихвань станциясе янындагы сугыштан соң аларны Витебск шәһәренә күчерәләр. Витебск шәһәре янында безнең гаскәрләр оборонаны саклап калалар. Сугышчылар, авыртуны, арыганлыкны белмичә, сазлыкта ике ай ярым буе яталар, ләкин дошманга бирешмиләр. Шуннан соң аларның 204 нче полкын көнчыгыш Пруссиягә күчерәләр. Әти Дочайлау шәһәре өчен сугышларда катнашкан. Аннары аларны Берлинга якын булган Брислау шәһәренә илтәләр. Германиягә кадәр 40 чакрым кала, алар Рейхстагка җәяү барып җитәләр. 7 майда фашизмны җиңү игълан ителде. 1947 елда минем әти «1941-1945. Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. Сугыш тәмамланганнан соң ул Германиядә хезмәт итә.
1947 елның 28 декабрендә әти туган ягына - өенә кайта. Тыныч вакытта Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен аны 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ә 1996 елда - "Жуков медале" белән бүләклиләр. Шулай ук юбилей медальләре дә бар. 55 еллыгына «Фронтовик 1941-1945» тамгасы тапшырылган. Ул хәсрәтле вакыйгалардан соң күп еллар үтте, ләкин минем әти һәрвакыт безнең арада, балалар һәм оныклар, оныкчыклар хәтерендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев