Минем Конституция мине саклый
6 ноябрь көнне Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә карата “Минем Конституция мине саклый” дигән әңгәмә узды.
Чара башында балалар Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү тарихы белән таныштылар. Балалар викторина вакытында истәлекле даталарны искә алдылар, илебез территориясендә яшәүче халыкларны санап үттеләр, Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.
Сөйләшүне дәвам итеп, балалар ТР Конституциясенең кешегә һәм гражданнарга нинди хокуклар гарантияләве турында мәгълүмат алдылар. Мондый чаралар үсеп килүче яшь буын өчен бик зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки алар белемнәрен киңәйтәләр һәм Ватанга карата хөрмәт хисе тәрбиялиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев