2022 нче елның мартында Югары Ослан район балалар китапханәсендә «Тере классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы булып узды.
«Тере классика» яшь нәфис сүз осталарының муниципаль конкурсында Югары Ослан муниципаль районының 8 гомуми белем бирү учреждениесеннән 16 конкурсант катнашты.
Барлык балалар да бик яхшы чыгыш ясадылар, чит ил, рус һәм татар язучылары әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Жюри конкурс нәтиҗәләрен игълан итткәндә, җиңүчеләр арасында Матюшино укучылары да бар иде: II урында Токарева Вилада, 8 нче сыйныф укучысы, III урында Филиппова Александра, 7 сыйныф укучысы.
Муниципаль этапның барлык катнашучыларын чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев