Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Матюшино укучылары танып белү уеннарында катнаштылар

Халыкара туган телләр көнендә Матюшино мәктәбендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасы елы кысаларында тематик чаралар үткәрелде.

Матюшино авыл китапханәсе мөдире Лилия Садеева һәм башлангыч сыйныф укытучылары Лилия Гузәлбаева белән Алсу Арсланова башлангыч сыйныф укучылары өчен «Минем сүзем – минем көзгем» дигән лингвистик уен үткәрделәр. Уен берничә турда узды. Уенда төрле милләт балалары катнашса да, алар барлык биремнәрне дә бик яхшы башкардылар. Чара ахырында Габдулла Тукайның «И туган тел» шигырен тыңладылар.

Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Загирова «Туган тел көне» дигән класстан тыш чара үткәрде. Бу чарада укытучы балаларга әлеге истәлекле дата тарихыннан бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Балалар туган тел, Туган Ил, ана турында мәкальләр шигырьләр сөйләделәр, кроссворд чиштеләр.

Барлык чаралар да яхшы дәрәҗәдә, укучыларның актив катнашында үтте. Мондый чаралар балаларны әдәби мираска җәлеп итү өчен бик мөһим һәм кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матюшинская школа Познавательный час матюшинская библиотека Год народного искусства и нематериального культурного наследия народов России