Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәрьям Сәлахетдинова: «Изге сәфәргә чыгарга миңа күп нәрсә этәргеч бирде»

Әгәр дә кешенең изге гамәлләр кылырга саф нияте бар икән, Аллаһы Тәгалә аңа һәрвакыт ярдәм итәчәк.

Агымдагы ел башында районыбызның хөрмәтле ханымнарның берсе, Мәрьям Сәлахетдинова, кабат изге җирләрдә булып, икенче тапкыр хаҗ кылып кайтты.

- Минем ислам дине юлына басуым 2015нче елларда район мәчетенә таравих намазларына килеп йөрүемнән башланып китте. Моның өчен мин Хәния ханым Гафиатуллинага чиксез рәхмәтлемен, ул миңа шул вакытта бик зур ярдәм итте.

Хаҗ турында Гали хәзрәт дәресләрендә мәчеттә укыган вакытта сөйләде. Шул вакытта мин намазга бастым,  дога кыла башладым һәм Аллаһы Тәгаләдән миңа изге урыннарда булырга һәм хаҗ кылу хакыйкатен белергә мөмкинлек бирүен сорадым. Аллаһым догаларымны ишетте һәм 2018нче елда миңа беренче тапкыр хаҗ кылырга мөмкинлек бирелде. Бу зур хаҗ иде. Быел изге урыннарда тагын бер тапкыр булу бәхетенә ирештем. Әгәр дә кешенең изге гамәлләр кылырга саф нияте бар икән, Аллаһы Тәгалә аңа һәрвакыт ярдәм итәчәк.

Изге урыннарга сәфәр кылу исламда аерым әһәмияткә ия. Хаҗ кылу һәр мөселман өчен Аллаһ карашындагы фарыз гамәлләрнең бишенчесе булып санала. Хаҗ сәфәре, исламда мәҗбүри үтәлергә тиешле төп бурычтан тыш, исламның дөньякүләм үсешенә йогынты ясау функциясен дә үти: ул мөселманнарда үз диннәренең тиңсез кодрәтенә инану ихтыяҗын канәгатьләндерә.  Хаҗның йогынтысы шулкадәрле көчле, биредә кеше рухи яктан яңадан туа. Миндә дә үземне яшәргән сыман хис итү барлыкка килде. Әйтерсең, әгъзаларым яңарыш кичерде. Хаҗ йоласы безгә Аллаһ юлына тагын да ныграк кереп китәргә ярдәмен бирә дип ышанам. Биш ел эчендә Мәккә һәм «Әл- Хәрәм» мәчете бик үзгәргән. Мәккәдә хаҗиларны яхшы кабул итүгә юнәлдерелгән барлык инфраструктура бик актив рәвештә үсеш кичерә. Бу изге гамәлгә зур акчалар тотылганы күренеп тора. «Әл-Хәрәм» мәчетен киңәйтү нәтиҗәсендә хаҗиларның да саны артып тора. Һәр ел саен хаҗ кылырга теләк белдерүчеләрнең саны күбәя бара. Төзелеш корылмаларының күплеге, кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән палаткалар шәһәрчеге, сыйфатлы юллларның булуы шулай уйларга нигез бирә. Мөселманнар үзләрен яхшы хис итсеннәр өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Хаҗда һәр төркемне җитәкче озата, бар сорауларга да җавап бирә, булыша.  Төркемебез җитәкчесе Марат әфәнде искитмәле кеше иде, фәннәр кандидаты. Аның безгә ихластан, бөтен җаны – тәне белән бирелеп, ислам турында сөйләгәне ошады. Мин аның белән танышуымны зур бәхет дип саныйм. Шулай ук мин Илшат Гали улы белән аның тормыш иптәше Алиягә зур рәхмәтләремне белдерәм, чөнки беренче хаҗ кылганда алар гел безнең яныбызда булдылар, һәрвакыт ярдәм итеп тордылар. Хаҗ кылганда, физик яктан авыр булып тоелса да, биредә шулкадәрле зур канәгатьләнү хисләре кичерәсең, Аллаһ йорты каршында басып торган хисләрне аңлатып булмый, шул изге җирләрдә намаз укыганда, дога кылганда күз яшьләре үзеннән үзе ага. Бу тормышта мин барысына да канәгать, изге урыннарда булу мөмкинлеге өчен Ходайга бик рәхмәтлемен, колган изге гамәлләремне кабуллардан итсен иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: люди района Ислам