Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Марат Зиатдинов Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады

Өлкәннәрне әлеге бәйрәм белән котлау традициясе 10 елдан артык яши.

Район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрне елның иң төп бәйрәмнәренең берсе белән котлады.

Марат Галимҗан улы кунакка Кыш Бабай белән бергә килгән иде, аның ролен «Калинушка» хоры җитәкчесе башкарды, аларга социаль оешманың директоры Тәнзилә Васильева да кушылды. Интернатта яшәүчеләр көтеп алган  кунакларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. 

- Сезне Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф телим, - дип теләкләрен җиткерде Марат Галимҗан улы һәм Яңа ел күчтәнәче итеп Һәр кеше өчен - татлы бүләк, ә Миләш кибете коллективыннан зур яңа ел торты тапшырды.

Район башлыгының котлауларына социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алина Матвеева да кушылды.

“Калинушка” коллективы үзләренең җырлары белән интернат халкына күңелле бәйрәм алды кәефе бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев