Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада Республиканың төп законы белән таныштылар

Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрделәр.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларга республикабызның төп законы турында сөйләде. Ул аңлатканча, Татарстан Конституциясе гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклый, шулай ук дәүләт төзелешенең төп принципларын билгели.

Балалар үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белүнең мөһимлеген белделәр. Конституция - ул документ кына түгел, ә без яшәгән җәмгыятьнең нигезе, ул тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә ярдәм итә.

Әңгәмә азагында балалар үзләренең республика тормышында ничек катнаша һәм үз хокукларын яклый алулары турында фикер алыштылар, алган белемнәрен ныгыту өчен балалар кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев