Мәмәтхуҗада «Онытырга хакыбыз юк» тематик сәгате узды
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәре Алефтина Саттарова балаларга 19 апрельнең Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкы геноцидының фаҗигале вакыйгаларын искә төшерү өчен мөһим дата булуын сөйләде.
Бу көн оккупация елларында ватандашларыбыз кичергән иң зур газапларны искә төшерә. 2021 елда билгеләнгән бу көн СССРның оккупацияләнгән территорияләрендә нацист Алманиясе тарафыннан үткәрелгән максатчан геноцид сәясәте турында тарихи хәтерне саклауга багышланган. Массакүләм үтерүләр, ачлык, авыр тормыш шартлары, мәҗбүри хезмәт һәм башка явызлыклар нәтиҗәсендә юк ителгән миллионлаган тыныч гражданнар корбан булды.
Җимерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар, үлем концлагерьлары, ачлык, җәзалау, кешелексез эксплуатация – безнең ата-бабаларыбыз кичергән вакыйгаларның бик аз өлеше генә. Бу көн – тынычлык һәм ирекнең бәясе, тарихи хәтерне саклап калуның һәм мондый коточкыч хәлләрнең кабатлануына юл куймауның мөһимлеге турында искә төшерү. Шуны истә тотарга кирәк, сугыш статистикасындагы һәр сан артында реаль язмышлар һәм тормышка ашмаган хыяллар тора. Безнең бурыч - ул вакыйгалар турында дөреслекне саклап калу һәм аны киләсе буыннарга тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев